ЗИФАЛАНУ ф. Сылулану, ыспай гәүдәлегә әйләнү, матурлану. Йөкле чагында ямьсезләнгән Гөлшәһидә хәзер яңадан гаҗәеп матурланган, буй-сыны зифаланган, йөзенә алсу сафлык йөгергән. Г.Әпсәләмов. Хатын-кыз сөйгән саен йомшара, яраткан саен зифалана ул. М.Хәбибуллин

Зифалана бару Аз-азлап, акрынлап зифалыгы арту

Зифаланып җитү Тәмам зифалану

Зифаланып китү Кинәт бераз зифалану. Монда килгәч, ябыгып, зифаланып киттең. Г.Каюмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә