ЗИФА с. фар. 1) Сылу, ыспай гәүдәле; матур буйлы, нәфис төзелешле. Сөрмәле күз, зифа буең Әйләндерде башларым. Җыр. Зифа иде Кәримәнең сыны, җиденче класста укыганда, аны һәм классташы Зөбәрҗәтне гимнастика секциясенә язганнар иде. М.Хәбибуллин

2) Төз, туры, кәкрәймәгән. Зифа каеннар тирәсендә тузан-туфрак, җил чыкканны сизми дә калгандай, җирдә ята бирә. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә