ЗИРЕК и. Каенчалар семьялыгыннан, үзагачы бераз кызгылт төсле, тиз сынучан, иртә яз чәчәк ата, дымлы урыннарда үсә торган агач. Бераздан, зирекләр генә түгел, өянкеләр белән каен куаклары да очрый башлады. Г.Әпсәләмов. Аның бөреләре махсус сапларда утыра, әнә шул билгесе, шулай ук алкалары һәм кечкенә төерчекләре буенча зирекне башка агачлардан җиңел аерырга мөмкин. Ботаника

Зирек тәртә(ле) Тиз үпкәләүчән кешегә карата әйтелә; үпкәчел кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә