ЗИРӘК с. 1) Зиһенле, белем алуга сәләтле, тиз төшенүчән. Шунлыктан ул үзе шикелле зирәк булуына ачык ышанган кызын, бала чагыннан ук, теге каладагы мирза балаларынча тәрбия итәргә хыяллый… Г.Ибраһимов. Ул укытучы бу кешегә язган хатында, Хәйретдин бик ярлы семьядан чыкса да, аның укырга бик зирәк, басынкы һәм акыллы булуын мактап, ничек булса да аны урнаштыруда ярдәм күрсәтүен үтенә. М.Гафури. Чыннан да, менә шул кызлар кебек зирәк, кыю булсаң икән дә гыйлем укырга омтылсаң икән. Т.Гыйззәт

2) Төпле акыллы, һәр нәрсәне акыл белән, уйлап эш итә торган. Бөек көрәштә корбан булучыларның каннары буялган байракны җилфердәтеп, алгы җиңүләргә өндәде, ди, яңа хуҗаларның зирәк юлбашчысы. А.Алиш. Алар каршында укытучы абыйлары табигатьнең бөтен серләрен һәм бөтен тереклекнең телен белә торган ниндидер кодрәтле, зирәк кеше булып гәүдәләнә. Г.Бәширов

3) Үткен, өлгер, елдам, кыю. Нураеваны өлкән оператор итеп күтәрдек. Бик зирәк кыз булып чыкты ул. А.Әхмәт

4) Сизгер, уяу, һәрнәрсәгә игътибарлы. Ярый әле, килене – бик зирәк нәрсә. Хәдичә түти иснәнә башлауга, ялт итеп торды да нәрсәнедер минут эчендә сүндереп тә куйды. Г.Бәширов

2. рәв. мәгъ. Төпле, нигезле, дәлилле итеп. К.Бикколов «Сука, җир, мужик» шигырендә крестьянның гомерлек эш коралы сука турында чичәннәрчә зирәк сөйли. Татар әдәбияты тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә