ЗИРАТ и. гар. Вафат булган кешеләрне җирләү урыны, каберлек. Мәчеткә барыр идең, картлардан дога алыр идең, зиратка менәр идең, кайтасың да китәсең, ике елдан бирле әрвахларга Коръән укыганың да юк. Г.Ибраһимов. Кешеләргә генә түгел, йортларга һәм капкаларга, хәтта зиратта үсеп утыра торган агачларга да бәйрәм төсе иңгән! Ә.Фәйзи. Тимери үзенең капкасыннан чыкканда, Шәмсетдиннең тавышы зират очында ук яңгырый иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә