ЗИҢ-ЗИҢ иярт. Юка тимергә тимер бәрелгәндә, кыл тартылганда чыккан яңгыравыклы авазны белдерә. Колын, колын, колынкай, Аяклары озынкай, Өсте җирән мамыклы, Зиң-зиң алтын тавышлы. Табышмак. Сәгать җырлый: «Диң, диң!..» – Мин бит туктый белмим. Моннан ары: «Зиң-зиң!» – Миңа карап йөр син!.. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә