ЗИНҺАРЛА’У ф. сир. 1. Нәрсәне дә булса эшләргә ялыну, ялварып сорау, бик нык үтенү. Бу кадәр зинһарлауга таш та түзмәс иде 2. зинһарлап рәв. мәгъ. Ялынып-ялварып, бик үтенеп. Якубҗан, җитәр, кит бу эшеңнән. Зинһарлап сорыйм, кит. М.Хәбибуллин. Гөлшәһидә шофёр белән янәшә утыручы кешедән зинһарлап үтенергә дип килсә, доцент Яңгураз ни әйтергә белмичә аптырап калды. Г.Әпсәләмов |