ЗИНҺАР кер. сүз 1) Үтенүне, ялваруны белдерә. Уйнасын күңлен ачып, гаеп итмә, зинһар, и күңел. Дәрдемәнд. Бик озын бер хат языгыз әле, зинһар. Г.Тукай. «Нихәл, Гыйльметдин туган, миңа көтәчәккә биш сум биреп тор әле, зинһар…» М.Әмир

2) Кереш сүз тезмәсе составында кулланыла: зинһар дип әйтәм, зинһар дип сорыйм (үтенәм), зинһар өчен һ.б. Хәсән, зинһар дип әйтәм, мине газиз баламнан бөтенләйгә аера күрмә. М.Гафури. Зинһар өчен, әллә ниткән сәбәпләр табып барма. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә