ЗИННӘТЛЕЛЕК и. Зиннәтле булу; зиннәтләнгән булу. Кая карама, күзләр гүзәллек, зәвык, зиннәтлелек, муллык вә купшылык белән очраша. М.Әмирханов. Чишмә тирәсендәге матурлык, зиннәтлелек кеше кулы белән эшләнгән. Т.Миңнуллин