ЗИННӘТЛЕ с. 1) Затлы, кыйммәтле. Шкаф эчендә – зиннәтле савыт-саба. Г.Әпсәләмов. Зиннәтле язу өстәле каршысына куелган озын агач эскәмиягә Сөләйман, рөхсәтсез, үзе утырды. К.Тинчурин. – Син кая алып кайттың мине, Наилә? – диде Фәләх, фатирдагы җиһазларның һәм зиннәтле әйберләрнең күплегенә шаккатып. В.Нуруллин 2) Затлы, яхшы нәрсәләр, зиннәт әйберләр белән бизәлгән. Яхшы зиннәтле дача кадерен беләме --- ул, дип әйтсәм, бәлки гөнаһлы да булырмын: әмма ләкин шуннан артык түгелләр. Ш.Камал. Башындагы чит-чите зиннәтле кеш мехы белән камалып алынган күн бүреге дә сакал-мыегының дәвамы кебек күренә. М.Әмирханов. Зиннәтле, биек тәрәзәле бай йортында дөньяга килмәде Акмал. Г.Ахунов 3) Бай, җитеш. – Син дөньяга тар һәм сукырларча карыйсың. Зиннәтле тормыш болай гына килми. Аның өчен түлисе була, – диде, катгый бер карарга килеп, Вильсур. Т.Галиуллин 4) Нәфис; бизәкле, матур орнаментлы. --- тора-бара, Фәтхулла хәзрәт башына йомшак һәм җиңел берет киеп йөрергә күнекте, фәкать мәчеткә барганда гына, зиннәтле кәләпүш кия башлады. А.Тимергалин |