ЗИННӘТЛӘ’Ү ф. 1) Зиннәтле әйберләр белән бизәү, зиннәтле итү. Һәммә җирне электр һәм патша рәсемнәре белән зиннәтләгәннәр. А.Расих. Менә шуның өчен дә татар күчермәләре арасында алтынлап язылып, миниатюрлар белән бизәлеп, хәтфә тышлары көмеш белән зиннәтләнгән купшы фолиантлар бөтенләй юк дип әйтерлек. М.Госманов 2) күч. Ямь бирү, бизәү, матурлау, купшыландыру. Кипте җир, чыкты үлән дә, җир түшәлде хәтфәдәй, Бар агачка бирде яфрак, җирне зиннәтләп Ходай. М.Фәйзи Зиннәтләп бетерү Тәмам, бик нык зиннәтләү; зиннәтләү эшен төгәлләү Зиннәтләп җибәрү Зиннәтләргә өлгерү, зиннәт булып өстәлү. 1980 – 2000 елларны үз эченә алган дәвердә безнең китап киштәләребезне Ш.Мәрҗани, P.Фәхреддин, Ә.-З.Вәлиди, Г.Гобәйдуллин, Һ.Атласи, Г.Баттал, X.Әмирхан, Г.Әхмәров һ.б. олпат галимнәрнең хезмәтләре зиннәтләп җибәрде. Р.Мостафин Зиннәтләп килү Дәвамлы рәвештә, электән, күптәннән зиннәтләү Зиннәтләп кую Алдан зиннәтләү, зиннәтле итеп калдыру Зиннәтләп тору Һәрвакыт, гел зиннәтләү, өсте-өстенә зиннәтләү Зиннәтләп чыгу Нәрсәнедер башыннан ахырынача тулаем яки барысын да бер-бер артлы зиннәтләү Зиннәтли төшү Тагы да зиннәтләү |