ЗИННӘТ и. гар. 1) Затлы, кыйммәтле әйбер; алтын-көмеш, ука һ.б.ш. кебек кыйбатлы, затлы яки шулардан эшләнгән әйбер. Сәрандибтан килгән кодагыйларга һәм кодачаларга төрле зиннәтләр: беләзекләр, йөзекләр, алкалар, бау-бау чәчәкләр, сөрмәләр һәм ислемайлар, каптырмалар, тараклар, сәгатьләр тәкъдим итеп торалар. К.Насыйри. Торып, көзгегә карап, зиннәт тагынды. Дәрдемәнд

2) күч. Байлык, муллык. Гыйлем – галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, караклардан куркусыз дәүләт вә һич бетми торган байлыктыр. Р.Фәхреддин. --- кешегә бирелә торган ак бәхетнең иң-иң зурысы алар кулында инде – дөньяның бөтен байлыклары, зиннәтләре, рәхәтләре бер якта торсын! Г.Әпсәләмов

3) Матурлык, нәфислек, ямь, бизәк. Кыз бала – өй зиннәте. Мәкаль. Кар беткән урыннарга зиннәт бирер, Вак-вак кына төрле-төрле үлән үсеп. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә