ЗИНДАН и. фар. 1) Төрмә. Мин, зинданда кан косып яткан иптәшемне коткарыр өчен, бер тиен акча да тота алмыйммы? Г.Ибраһимов. --- сине теләсәм ни кыла алам: Әстерханда коллар базарында сине сатып җибәрә алам, үтерә алам, үземдә кол сыйфатында тота алам. Зинданга сала алам. Р.Батулла. --- үлү мотивы әсәрдә геройның коега ташлануы, зинданга ябылуы кебек эпизодлар аша бирелсә, терелү мотивы аның яңадан күтәрелүе --- рәвешендә гәүдәләнә. Мирас 2) күч. Кысынкы, тар урын, кысынкылык, тарлык. Кошка алтын читлек – зиндан. Мәкаль. Дөнья зинданында кылган Иң соңгы догам шушы. И.Юзеев |