ЗИНА и. гар. Фәхешлек, уйнаш, җенси бозыклык. --- зина, фәхешлекләр илә башлары әйләнеп, дөнья-ахирәт бәхетләреннән коры калганнар. Г.Тукай. Китап әйткән: аларның туенда җитмеш мең ир, җитмеш мең хатын зина кыла, дигән. Г.Исхакый. Авыл халкы аның әнисенең яшьлек гөнаһысын гафу итмәде, малайның да исеме бик ямьсез сыйфат белән йөртелде: зинадан туган. М.Мәһдиев |