ЗИМАГУРЛЫК и. иск. Зимагур булу, сезонлы эшче булу. Зимагурлык белән юанырга, ташлар ватып, җирләр чукып, авыр эшләр белән сине онытырга тырыштым. М.Фәйзи. – Зимагурлыкта чакта, заводта, шахталарда эшләгәндә, ниләр кыйрата алдыгыз соң сез, егетләр? – диеп сорады. С.Поварисов. Әллә инде зимагурлык мишәр малаеның канына сеңгән, милләтебезгә хас әлеге сыйфат әллә инде гомер юлдашы – белмәссең. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә