ЗИМАГУР и. фар. иск. сөйл. Төрле промыселларга китеп эш эзләп йөрүче крестьян, даими эше булмаган сезонлы эшче. Зимагур да зимагур, Халәф тә зимагур инде менә… Ф.Яхин. Зимагур Хабул агай ул: Җырлавы шулай аның. Җырлары аша гүя ул, Караул сала-сала, Үзенең сыйныфы янына Яклауны сорап бара. Х.Туфан. Дворникка да ышаныч аз, әнә нинди зимагур чырайлы бит ул. Г.Шәрипова |