ЗИМ и. 1) Көзен яки язын су өстендә ага торган бозлы куерык. Ык катканнан соң, безнең агайлар Идел ягыннан кайтучылардан гел сораштырып торалар: «Иделдә зим ага башламаганмы әле?» Г.Бәширов. --- су өстендә, ярдан ярга тоташ җәелеп, итле аш өресе төсле зим ага. С.Сабиров. Безнеке ише вак елгалар туңып, Агыйделгә зим чыкты. Х.Сарьян

2) диал. Бузаның өсте, күбеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә