ЗИЛЗИЛӘЛЕ с. 1) Зилзилә еш була торган, зилзилә булып үткән 2) күч. Тынычсыз, тотрыксыз. Син дөньяга килгән гасыр башы Утлы, зилзиләле чор иде. Х.Бәдигый. Бүгенге көндә безнең республика зилзиләле, давыллы Россия уртасында сабырлык, тыйнаклык, тынычлык утравы булып кала бирә. Мирас |