ЗИЛЗИЛӘЛӘ’Ү ф. 1) Давыл күтәрелү; көчле җил-давыл белән җир тетрәнү

2) күч. Җәмгыятьтәге, яшәештәге көтелмәгән вакыйгалар нәтиҗәсендә кешеләр язмышында тетрәнүләр килеп чыгу, аянычлы гамәлләр башкарылу. Зилзиләләп чыга дәһшәт җирдән, Дүнәрләрдәй килә, әйләнеп. Б.Рәхимова

3) күч. Тынгысызлык, ыгы-зыгылык кичерү, тынычлык тапмау (кешенең үз-үзен тотышында, халәтендә һ.б.). Юккамыни безнең күңелләрдә зилзиләләп куба ярсулар. Э.Мостафин

Зилзиләләп алу Вакыт-вакыт, кыска вакытлы зилзиләләү

Зилзиләләп тору Бик еш, бертуктаусыз зилзиләләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә