ЗИЛЗИЛӘ и. гар. 1) Көчле җир селкенү, җир тетрәү. Әйтерсең лә диңгез басып килә, Яисә тиздән була зилзилә. М.Гафури. Камый башлауның икенче көнендәге зилзилә, гарасатлы давыл исләренә төшкән саен, һәркемнең йөрәге калтырап куя иде. Ф.Латыйфи. Урманда үсеп утырган бәләкәй агачлар һәм уртача зурлыктагы агачлар җил-давылның тәэсирен дә сизмичә калганда, зур агачлар, иелеп-сыгылып, шул зилзиләләргә каршы торалар… Мирас 2) күч. Җәмгыять тормышында, кеше язмышында булган хәлиткеч вакыйгалар, тетрәндергеч күренешләр. Күк йөзендә тын гына йөзмәктә йолдыз, ай, кояш, Җир йөзендә – зилзилә, дәһшәт, газап, кан, канлы яшь. Ш.Бабич. --- «сугыш» дигән зилзиләнең безнең халкыбызга китергән зарарларын искә төшерде. Ф.Хөсни. Болганчык заман зилзиләләренең негатив йогынтысы нәтиҗәсендә, соңгы вакытта шигъри сүзнең көче һәм әһәмияте шактый кимеде. Мирас 3) күч. Кешенең үз-үзен тотышындагы тынгысызлык, тынычсызлык, башкаларга уңайсызлык тудырырдай ыгы-зыгы, әрле-бирле йөренү. Ишекне-түрне бер итеп, зилзилә килеп йөри. Т.Галиуллин |