ЗИКЕ’Р ИТҮ ф. 1) дини к. зикер әйтү. Мәчеткә барганда ашыгып атламаска, салмак кына, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда Аллаһны зикер итеп, тәкбир әйтеп бару тиешле. Инсан һәм дин 2) Искә алу, искә төшерү. Үткәннәргә карап зикер итмә, алдагыга карап фикер ит. Мәкаль 3) Телгә алу, әйтеп узу, телгә алып узу. --- кайсыбер урыс мөәррихләренең, шушы вакыйганы язганда, «Казан» сүзенең иң элек зикер ителә башлавы шул елдан башланадыр» диюләре дә дөрес булып чыкмыйдыр. Һ.Атласи |