ЗИГЗАГ и. фр. 1) Сынык сызык. Бу текә тауга менү өчен, поезд зигзаглар ясарга мәҗбүр, бер алга китә, бер атка чигенгәндәй була. А.Расих. Кинәт магнитометрның каләме кискен генә сикереп куя, --- кәгазь өстендә зигзаг рәвешендәге сынык сызык барлыкка килә. Могҗизалар дөньясы 2) күч. Тормышта килеп чыккан кинәт, көтелмәгән катлаулы үзгәрешләр. --- диаматтан лекция бара, профессор җәмгыять үсешенең, туры сызык белән генә бармыйча, үз юлында төрле әйләнмәле борылышлар, зигзаглар ясаганлыгын исбат итә. Ф.Хөсни. Хәлнең кинәт зигзаг ясавына әзер булмаган Мизин исә, таяныч эзләгәндәй, як-ягына каранып торды. Х.Камалов 3) махс. Тегү эшендә әйбернең җөйләрен сынык сызыкча сыман адымнар ясап эшкәртү ысулы; шул ысул өчен махсус җайланма 4) а. х. Туфрак йомарламнарын вату, җирнең өстен йомшарту өчен җир эшкәртү коралы, тешләре сынык сызык рәвешендә урнаштырылган тырма. Тракторлар, культиваторлар, сабаннар, зигзаг тырмалар үзләренә билгеләнгән участокларга якынлашып туктадылар. И.Салахов |