ЗЕ’РӘ рәв. сөйл. Бик, артык, нык. Әнисе, дигән, минем башта зерә шәп бер уй туып тора бит әле. Г.Бәширов. Ай, күлмәгең дә күлмәгең. Кемнән тектердең? Зерә дә килешә, ярабби, өстеңдә туза күрсен. М.Хәбибуллин. Инде кузгалдык дигәндә, башыма зерә акыллы уй килде. М.Кәрим |