ЗЕҢЛӘ’Ү ф. «Зең» иткән тавыш чыгару. Сыер мөгрәве, кәҗә-сарык тавышы, каз-үрдәк һәм әтәчләр кычкыруы, --- чалгы зеңләве, балта-пычкы җыры --- – шуларның барысын да үзендә туплап, түкми-чәчми мөлдерәмә саклап тора авыл. Р.Низамиев. Кояш өскә менә, өскә менгән саен, челлә зеңли. Р.Батулла. Сөт акканда зеңләп чиләккә, Аклык, сафлык тула йөрәккә. Ә.Баян

Зеңләп алу Аз гына, кыска вакыт эчендә зеңләү. Рюмкалар чәкеште, калак-чәнечкеләр җиңелчә зеңләп алды. Р.Низами

Зеңләп китү Кинәт зеңли башлау

Зеңләп кую Бер тапкыр «зең» иткән тавыш чыгару. Тикшерүченең кычкыруыннан, йодрыгы белән өстәлгә сугуыннан тәрәзә пыялалары зеңләп куйды. С.Зыялы

Зеңләп тору Бертуктаусыз зеңләү. Юкә агачы, үзенә күрә бер көй чыгарып, бертуктаусыз зеңләп тора. Д.Каюмова. Үтә күренмәле чиста, саф һава зеңләп тора. Р.Мулланурова

Зеңли башлау Зеңләргә тотыну. Яшелле-зәңгәрле салкынча җил колакка кереп зеңли башлый. Ә.Баянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә