ЗЕҢГЕЛДӘ’Ү ф. 1) «Зең», «зеңгел» иткән тавыш чыгу. Марат белән Әлфия, өнсез калып, зал уртасында басып торганда, ишек кыңгыравы зеңгелдәде. З.Хәким. --- зал артындагы оркестр уйнап җибәрде – җиз тәлинкәләр зеңгелдәп бер-берсенә бәрелде ---. М.Маликова. Иртәнчәк ниндидер нәни кыңгыраулар зеңгелдәвен ишеттем. Г.Хәсәнов 2) Баш авыртып шаулау. Чигәләр зеңгелдәп шаулады. Юк шул, сезгә бернинди дә хөкем юк. Н.Гыйматдинова Зеңгелдәп алу Кыска вакытлы «зең» иткән тавыш чыгу Зеңгелдәп кую Кыска гына бер тапкыр зеңгелдәү. Тик көтү-көтү очкан сыерчыкларның черелдәшүләре һәм уракларның бодайга ышкылган саен зеңгелдәп куюлары ишетелгәләп китә. Г.Гобәй. Шул чак стеналар музыкаль шкатулка сыман зеңгелдәп куя да, буш бүлмәгә бөтен җирдән: тәрәзәләрдән, ишекләрдән музыка агыла башлый. Р.Вәлиев. Күк күкрәүдән өйнең тәрәзә пыялалары зеңгелдәп куйды. Р.Батулла Зеңгелдәп китү Кинәттән, көтмәгәндә зеңгелди башлау. --- башым, калун балта белән китереп суккандай, зеңгелдәп китте. Л.Ибраһим-Вәлиди Зеңгелдәп тору Бертуктаусыз зеңгелдәү. Җәйге коры һава чыңлап, зеңгелдәп тора. А.Гыйләҗев. Пычкы зеңгелдәп тора, гүя аның тешләреннән дә чүп түгел, очкын сибелә. Р.Мөхәммәдиев. Урамда исә җәйге эссе зеңгелдәп тора иде... Ф.Бәйрәмова Зеңгелди башлау Зеңгелдәргә тотыну. Фабарисовның хәвефле сорауларына җавап биргәндәй, кесә телефоны зеңгелди башлады. Ф.Бәйрәмова Зеңгелди бирү Зеңгелдәвен һаман да дәвам итү Зеңгелди төшү Бераз зеңгелдәү |