ЗЕҢГЕЛДӘТҮ ф. Зеңгелдәү тавышы чыгару. Колак төбеңнән генә юка, нәфис канатларын зеңгелдәтеп узган энәкараклары арасыннан чупырдат та чупырдат суны. Ф.Шәфигуллин. Авыл ирләре чүкечне дә, мастерокны да суккалап, зеңгелдәтеп, кулларында әйләндергәләп караганнан соң, болар гайре махсус металлдан эшләнгән, дигән фикергә киләләр. Мирас Зеңгелдәтә башлау Зеңгелдәтергә тотыну Зеңгелдәтә бирү Зеңгелдәтүен дәвам итү; һаман да зеңгелдәтү Зеңгелдәтеп алу Кыска гына зеңгелдәгән тавыш чыгару Зеңгелдәтеп кую Бер яки берничә тапкыр өзек-өзек зеңгелдәтү Зеңгелдәтеп тору Бертуктаусыз зеңгелдәтү |