ЗЕНИ’ТКА и. рус сөйл. Зенит артиллериянең бер пулемёты яки бер тубы. Шәһәр читләрендә, завод-фабрика ишегалларында озын көпшәләре күккә сузылган зениткалар урман булып үсте. Г.Гобәй. Авыл өстендә тагы өзлексез шартлау, күк күкрәгән кебек дөбердәү, зениткалар тавышы, пулемёт шатырдавы һәм тузан, тузан, тузан… И.Гази. Яна торган самолёттан, Атылган йолдыз сыман, Бик биектән, зәңгәр күктән Ташланды безнең Шәкүрев Дошман зениткасына. Ф.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә