ЗЕНИТ АРТИЛЛЕ’РИЯ (ПУЛЕМЁТ, ТУП) и. Һавадагы дошман самолётларына ата торган артиллерия (пулемёт, туп). Кичүгә җитәрәк бер танкетка күренде. Аннан ерак түгел машина кузовына беркетелгән зенит пулемёт тора. Ә.Галиев. Шуның өстенә фашистларның алтмыш өч зенит тубы, алтмыш сигез эре калибрлы орудиясе, мең дә дүрт йөз туксан ике автомашинасы, сигез танкы сафтан чыгарылды. Р.Ибраһимов. Тышта зенит туплары телгә килде, тиздән исә бомбалар шартлавы да ишетелә башлады. Т.Әйди |