ЗЕМЛЯ’НКА и. рус 1) Җирне казып эшләнгән торак урын (ныгытма). Землянкалар, сукмаклар, күпер алды дотлары, зенит батареяларының позицияләре, --- – барысы да исәпкә алынган булырга тиеш. Г.Әпсәләмов. Уң кул якта, ерак түгел, ак кар яктысында землянка, блиндаж түбәләренә охшаган калкулар күренә. Ф.Кәрим. Транспортчылар землянкасында унбишләп кеше тора иде. Ә.Еники

2) Яшелчә һ.б. әйберләр саклау өчен махсус урын. Быел колхоз яңадан ике зур амбар салдыра, бәрәңге, яшелчә саклар өчен, өч землянка казыта. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә