ЗЕЛПЕ и. бот. Зелпечәләр семьялыгыннан, парлап урнашкан вак яфраклы, хуш исле алсу һәм ак чәчәк ата, кара коңгырт төстәге җимеш бирә торган куак үсемлек, русчасы: жимолость. Ямь-яшел чирәм белән капланган бәләкәй генә бик матур тугайчыкта Мәдинә зелпе куагы башына юеш яулыклар җәеп маташа иде. Ш.Камал. Матур иртәгә көлеп ачылган гөлҗимеш, зелпе чәчәкләреннән чыккан хуш исләр ---. М.Әмир. Сырма кигән, кырынмаган, шуңа зелпе каерысыдай кара яңаклы кеше [үзе килеп чыкты]. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә