ЗЕ’БРА и. фр. зоол. 1) Атсыманнар семьялыгыннан, Африкада яшәүче, так тояклы, утырып торган кыска яллы, аклы-каралы буй-буй сызыклары булган тиреле кыргый хайван. Африка далаларында көтү-көтү булып йөргән зебра, антилопа, кабаннар арасыннан [арыслан] корбанын шундый итеп эләктереп ала – исләрең китәрлек. Т.Миңнуллин 2) күч. махс. Юлның, җәяүлеләр чыгып йөрү өчен, аклы-каралы буйлар төшерелгән урыны. Урамда «зебра» булган җирләрдә күпме генә машина җыелса да, җәяүлеләрне үткәреп җибәрәләр… Мәдәни җомга |