ЗВОНОК и. рус 1) Тавыш сигналлары бирү өчен махсус җайланган прибор яки зур булмаган кыңгырау. Кыз, урындыкка күчкән вакытта, ишек читендәге звонокка бармагы белән басып алды. К.Тинчурин. Шуның өчен, иң әүвәл, Исхак әфәнде звонок биреп керергә, хуҗаларга, кайтсалар, үзем ачармын, дип әйтеп, тышка чыгарга вә шул вакытта без керергә план кордык. Г.Исхакый. Габделнасыйр капкадан чыгуга уңга борылып, --- Московский урамы чатына җиткәч тә, ике катлы таш өйнең баскычына тукталып, озын баулы звонокны каты гына итеп тартты. М.Гафури 2) Кыңгырау яки башка берәр нәрсә ярдәмендә бирелгән тавыш сигналы. Ул, бумажник хуҗасы өчен билгеләнгән сәгатьләрдә, коридордагы звонок шалтыраган саен, ашкынып, үзе йөгереп чыкты. А.Шамов. Тәнәфескә звонок булу белән, бөтенебез залга ашыга. Г.Нәбиуллин. Сменага һәрвакыт яшьләрдән алда киләләр һәм, звонок булганын да көтмичә, аерылып торган китапларына --- ябышалар иде. Мирас |