ЗВЕНО и. рус 1) Нинди дә булса берләшмә, оешма, төркемдә зур булмаган бүлекчә. Механик, самолётлар звеносы очарга әзерләнгәндә, двигательләрнең эшен тикшерә һәм «яхшы» дип таба. Могҗизалар энциклопедиясе

2) тар. Совет чорында колхозларда бригаданың бер бүлеге, ячейка. Алар звеносы көлтә бәйли башлаган иде. Бу звено начар звено түгел. Г.Толымбай. --- звено, бригада җитәкчеләре өчен оештырылган политик уку түгәрәген алып баруны да яңадан аңа [Гөлшәһидәгә] йөкләделәр. Г.Әпсәләмов

3) тар. Совет чорында: пионер отряды яки дружинасының аерым бер бүлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә