ЗӘҺӘРЛЕК и. 1) Зәһәр (2 мәгъ.) булу; усаллык, явызлык. Тегесе [Фәтхия], картының ашалган, сирәк тешле авызын ерып утыруын бер генә дә килештермичә, карашына зәһәрлек кертеп, уенны чынга алды да, кеше бар дими, ни дими, кабынып, чәпченеп китте. Э.Касыймов. Суларында күпме янау, гайбәт, бөек мәмләкәтчел зәһәрлек, ә шулай да су чиста. М.Юныс. --- әмма, гади халыкны буйсындыру өчен, барыбер, зәһәрлеген йөзенә чыгара торган байбичә итеп сурәтли. Казан утлары 2) Бик нык салкынлык яки эсселек. Гәрчә Гыйнвар көнне калтырата, Зәһәрлеген гәрчә арттыра, Юккамы тик көннәр озыная, Юккамыни көннәр яктыра? Ә.Баян 3) сөйл. Күрү көче, җетелек, үткенлек. Күзнең зәһәрлеге бетте. М.Хәсәнов |