ЗӘҺӘРЛЕ с. 1) Агулы, агулый торган, агуы булган. Үкенечкә, намуслы кешегә сараннар алдына барып сәдака сораудан елан авызындагы зәһәрле агуны йоту җиңелрәктер. Ибн әл-Мөкаффаг. --- аның [шагыйрьнең] түрәләргә-чиновникларга булган мөнәсәбәте дә ачык. Ул аларны зәһәрле еланга охшата. Татар әдәбияты тарихы 2) Явыз, усал, зәһәр тулы. Сәгыйдә, шуны аңлаган кебек, шул тирән күзләре белән хәзрәтнең йөрәгенә кадалган укны, зәһәрле укны күргән кебек, йомшак кына көлеп: – Хәзрәт, синең әллә ник кәефең юк… – диде. Г.Исхакый. Әмма күкрәген яндырып зәһәрле ачу купты, нәфрәт өермәсе купты… Э.Касыймов. Үткен күзле бөркетнең куянны – куркак озын колакны күрә алмавына Тинәй ачулана, зәһәрле күзләрен елтыратып сүгенә. М.Госманов 3) күч. Бик каты, көчле, кискен ачы. Кайда сөеклем, алтыным Уздыра бу куркыныч Төннең зәһәрле салкынын? Һ.Такташ. Колакларыңда җил уйный, битеңә зәһәрле салкын бәрә. Г.Бәширов 2. рәв. мәгъ. Ачу белән, нәфрәт катыш. Мәгариф мөдире янә күзлеген киеп алды да зәһәрле генә әйтте: «Анысы инде – сезнең эш. Безнең мәшәкатьләребез болай да күп». Т.Нурмөхәммәтов. Карчык, зәһәрле йөткеренә-йөткеренә, авыр таш капканы сыкрандырып, минем арттан бикләп калды. Ф.Әмирхан |