ЗӘҺӘРЛӘ’Ү ф. 1) Агулау, агу катнаштыру, агу салу. Ул төтен, бормаланып-бормаланып, әтрафка тарала, үзе күргән күзләрне зәһәрли, ачыттыра, аңардан ихтыярсыз яшь агыза. Ф.Әмирхан 2) күч. Агулау, томалау, бозу. Шул фәннәрне, шул гыйлемнәрне беләсем килгәндә, калдык-постык берлә башымны тутырырга, дөрестлеге шөбһәле мәгълүматлар берлә миемне зәһәрләргә тиешмен. Г.Исхакый. Боларга карап, Җәгъфәр әфәнде: «Безнең голямамызның кальбләрен зәһәрләүгә болар кадәр хезмәт иткән нәрсә булмаган ---» диде дә тагы башка китаплар янына китте. Г.Исхакый 3) Зәһәрен, ачуын китерү, үртәү, ярсыту. Агулады шәүләң бу атаны, зәһәрләде исемен ананың. Ф.Бурнаш Зәһәрләп бетерү Тәмам, бик нык зәһәрләү. Аның эшен редакциядә тәмам зәһәрләп бетергәннәр, язганының өчтән бер өлеше дә калдырылмыйча сызып бетерелгән. Казан утлары Зәһәрләп кую Вакыт-вакыт, сирәк кенә зәһәрләү. – Анда-санда зәһәрләп кую ярый аны, – дип, әнисе малаеның башыннан сыйпады. – Күр, әнә ничек эшләп чыккан. Казан утлары Зәһәрләп тору Һаман, һәрвакыт зәһәрләү. Хәтта тәнкыйтьчеләр дә аны [Г.Тукайны] урынсызга зәһәрләп тордылар. С.Сүнчәләй. Кызны, нигәдер, гел зәһәрләп торалар, яралы күңеленә тоз салалар, күбәләктәй җанын һаман борчыйлар иде. Казан утлары Зәһәрли төшү Тагын да зәһәрләү |