ЗӘҺӘРЛӘНҮ ф. 1. 1) Агулану. Кара инде бу бакчага, әйтерсең лә чума белән зәһәрләнгән. К.Тинчурин 2) күч. Нык ачулану, эчтә, күңелдә ачу кайнау, шул ачудан үрсәләнү, ни эшләргә белмәү. «Барыбер котелогыңны ватам мин синең, иптәш директор!» – дип зәһәрләнсә, бернигә дә исе китмәскә өйрәтелгән кеше дә тынычсызлана, --- борчыла икән. Т.Галиуллин 3) күч. Усаллану, кырыслану, явыз кешегә әйләнү. Элек мин бөтенләй башка кеше идем. Күңелем йомшак иде минем. Хәзер зәһәрләндем. Г.Әпсәләмов. Безнең ачу моңа каршы тагын да зәһәрләнде. Г.Минский 4) күч. Көчәю, куәтләнү, арту. Кайбер көннәрне [җил] зәһәрләнеп, үтереп, күз ачкысыз буран кузгатты. Казан утлары 5) сөйл. Куәтләнү, градусы арту (эчемлек турында) 2. зәһәрләнеп рәв. мәгъ. Ачу, нәфрәт белән, явызланып. Губернатор күн утыргычны зәһәрләнеп кырыйга этәрде: – Килеп җитте, ахры, шомлы давыл. К.Нәҗми. – Сезне алар табада кыздырып ашаячаклар! – диде бала Чун, зәһәрләнеп, ярсый башлап. Н.Фәттах Зәһәрләнә бару Торган саен көче артып, зәһәррәк булу. Вәзир торган саен зәһәрләнә бара, аның һәр боерыгына ихласлык төсмере өстәлә иде. М.Хәбибуллин. Сизде Гази: көчле агымга, торган саен зәһәрләнә барган җилгә эләккән көймә, ифрат зур тизлек белән, һаман тирәнгә, елга уртасынарак йөзә. М.Хәсәнов Зәһәрләнә башлау Зәһәрләнергә тотыну. Филатов зәһәрләнә башлаган хатынның күзләренә туры карамыйча гына сорап куя: «Ул сине дә мәҗбүр иттемени?» З.Мәхмүди. Күгәреп чыккан экскурсовод марҗа урысныкына әйләнеп бетә язган элекке татар каласы Казанда үзен хуҗабикә итеп өйрәнгән, зәһәрләнә башлый һәм усалланып телгә килә. З.Зәйнуллин Зәһәрләнә төшү Тагы да зәһәррәк булу. Ә Галләм хаҗи исә, соңгы козырьларыннан берсе итеп саклап килгән бу хатны китереп тапшыру белән тынычлана алмады гына түгел, киресенчә, бу өметенең дә файдасы тимәстәйлекне сизенеп, тагын да зәһәрләнә төшебрәк хәрәкәт итә башлады. Ф.Хөсни. Кайчак бу сызланулар атналар буена сузыла һәм бары тик тагын да зәһәрләнә төшеп яңадан башланыр өчен генә беразга басылып тора. Г.Әпсәләмов Зәһәрләнеп алу Бераз, аз гына зәһәрлек күрсәтү. – Аларның авылга әйләнеп кайтасылары, күрше булып яшиселәре дә бар әле! – дип, янарга теләп әйтсәләр, бүтәннәре, арттырып җибәреп: – Кирәкләрен бирербез! – диярәк зәһәрләнеп тә алдылар. Ф.Яхин Зәһәрләнеп бетү Тәмам зәһәрләнү. Кайбер укытучылар эшләү дәверендә зәһәрләнеп беткәннәр, хәтта ки үч алудан да тайчынмыйлар иде. Мәгърифәт Зәһәрләнеп йөрү Күптәннән, озак вакыт дәвамында зәһәрләнү. Урамда январь абыегыз зәһәрләнеп йөри. И.Гази Зәһәрләнеп китү Көтмәгәндә явызлану, зәһәрлеге арту. Тәкъдиреме, әллә еллары шулай зәһәрләнеп киттеме, бер яктан булмаса, икенче яктан китереп ора. Казан утлары Зәһәрләнеп кую Берара, кыска вакыт арасында зәһәрләнү, кинәт зәһәрлек күрсәтү. Сирәк булса да, Сәйдәш абыйлары зәһәрләнеп куя, һәм бу чакта аңа якын да килеп булмый иде. Казан утлары Зәһәрләнеп тору 1) Һаман, һәрвакыт зәһәрлек күрсәтү 2) Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында зәһәрләнү. Зәһәрләнеп торган каенанасына Гайшә бер сүз дә әйтмәде, тыныч кына үз эшен эшли бирде. Казан утлары |