ЗӘҺӘР и. фар. 1. 1) Агу; агулы эчемлек. Дустың өчен зәһәр эч. Мәкаль. Син гыйлемле вә мәдәниятле тормышның зәһәре белән бер мәртәбә агулангансың. Г.Ибраһимов. Вә ни сан ягъмурының тамчысы еланга төшсә, зәһәр вә агу булыр, сәдәф үзәренә төшсә, энҗү булыр. К.Насыйри 2) күч. Явызлык, әшәкелек, усаллык; көчле нәфрәт, ачу. Ә ишан эченә зәһәр йотып йөрде. А.Каһһар. Тентүнең көтелгән нәтиҗәне бирмәвенә зәһәрләре чыккан ротмистр белән Камали ишекне шар ачык калдырып чыгып киттеләр. К.Нәҗми. Дөньяда ике явыз булса, шуның берсе Васфикамалдыр… Ни әйтсә – зәһәр чыга, ни сөйләсә – ярага нашатырь сибә. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. 1) Агу белән катнаш, агу кушылган, агулы. Ачы зәһәр төтен җиргә сылана, тамакларны, борыннарны ачыттыра, күзләрне ашый иде. Казан утлары 2) Куәтле, градусы зур булган. Варис, тамакларны көйдереп төшеп киткән зәһәр эчемлекнең нәрсә икәнлеген белү өчен, ирексездән шешәгә күз салды. М.Хәсәнов. Эчемлек бик зәһәр һәм затлы иде, беренче стаканнан ук Ляшковның башына китте. Х.Камалов 3) хим. Ашый, кисә торган, химик тарката торган. Селте суы белән юа ул ак әйберләрен, кулын да жәлләми – кисә бит ул селте, яман зәһәр. Г.Якупова 4) күч. Бик каты, көчле, үзәккә үтә торган. Кайчан гына әле кышкы зәһәр салкыннар битләрне яндыра иде. М.Хәсәнов. Әлфия белән булган сөйләшү дә кышның зәһәр җиледәй сөягендә утыра. Т.Галиуллин. Миф-риваятьләргә караганда, бик зәһәр корылык елында шундый хәл була. Г.Гыйльманов 5) күч. сөйл. Шәп, оста, менә дигән (сөйләмгә артыклык төсмерен бирә). Ә теге чегән малае чыннан да зәһәр икән. Бию генәме!.. Гидрат цехының эстрада оркестрында да катнаша икән, иблис әвәләп чыгарган нәрсә. Э.Касыймов. Финдә яраланып кайтканчы, бик зәһәр тимерче иде ул. Г.Гобәй. Атның исеме дә зәһәр: күптәнге әбиләр әкиятен искә төшереп тора, күз алдына кылыч таккан баһадирлар, җиде башлы аждаһалар килә. Р.Зәйдулла 6) күч. Явыз, усал, ачулы, явызлыгы сизелеп торган. Саматов Гөлшәһидәгә зәһәр караш ташлады да – әйтерсең ул гаепле – тагын кыза, яный, куркыта башлады. Г.Әпсәләмов 3. рәв. мәгъ. 1) Ачу белән; ачуланып. Төлкегә каршы ул китте, арка-муеннарын кабартып, томшыгын зәһәр сузып, төлкене таламакчы! Ә.Баянов. Пулемёт зәһәр тырылдый башлаган иде дә, безнекеләрнең берсе граната тондырды, аның борын төбендә үк тузан-туфрак көлтәсе күтәрелеп, беразга томалап торды. И.Низамов. Аларның зәһәр килүләрен күреп, Җилбегән куркуыннан дәрьяга кереп чума. Г.Гыйльманов 2) Шәп, оста итеп. Күрше квартал командасы, аерата бер-ике малай бик җитез, бик зәһәр уйный иде. Э.Касыймов 3) Бик, чиктән тыш. Зәһәр усал иде Давыл [Миңлекамал]. Н.Гыйматдинова. Мал суя торган зәһәр үткен пычак! Ф.Абдуллин |