ЗӘХМӘТЛЕ с. 1) Зәхмәте, михнәте булган; газаплы, мәшәкатьле, борчулы. «Фест дисбесе» дигән хезмәте аңа дан, бөеклек китерергә һәм алсыз-ялсыз үткән зәхмәтле еллары өчен җан тынычлыгы бүләк итәргә тиеш иде. А.Гыйләҗев. Әнисен үтә зәхмәтле узган елны җирләгәннәр. М.Хәсәнов

2) Зәхмәт чире, зәхмәт авыруы булган, зәхмәт кагылган. Биби әби, минем сүзем бер булыр: кайттым, дигәч кайттым, кирәкми, юк, миңа зыяндашлы, янә череп сасып беткән төче зәхмәтле кыз. Кирәкми. Ф.Халиди

3) сөйл. Зәхмәт китерә, авыру, чир йоктыра торган, сихерле. Адәм сөякләре өстенә корылган зәхмәтле йорт бит бу. К.Нәҗми. Кыш котырынган саен, Хәлимнең уйлары да, буранга ияреп, кабат теге зәхмәтле урман аланлыгына, албастылар утарына исә башлый. Г.Гыйльманов. Ул зәхмәтле төштә икмәк тә бармак буыны тигентен генә үсеп ката ие, олан. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә