ЗӘХМӘТ и. гар. 1) Газап, борчу, мәшәкать; авырлык-кыенлык белән, җәфа чигеп башкарыла торган эш. Йөкләдем мин бик авыр зәхмәт сиңа. Г.Тукай

2) Зарар, зыян, начар тәэсир; уңайсызлыклар, кысанлыклар. Көзге салкын яңгырның зәхмәтен онытып та өлгерә алмаган үләннәрне таптап, изеп, бер атлы арба каберлеккә таба бара. Г.Иделле

3) миф. Мифологик көчләр тудыра, дип фараз ителә торган авыру, чир, сырхау. --- елга ярында яки берәр таулыкта бу аллага атап корбан чалганнар, аңардан кешеләрне һәм малларны төрле зәһәр авырулардан, зәхмәттән саклауны үтенгәннәр. Татар мифлары

4) сөйл. Ачулану, тиргәү, мәсхәрәләү, сүгү сүзе. Зәхмәт, ничек зәһәр тешли. Н.Хәсәнов. «Барысын да каян белеп тора бу зәхмәт!» – дип сукранды Хәмит. Казан утлары

Зәхмәт кагылу 1) Мифик ышанулар буенча, җен, шайтан кебек ят көчләрдән чир кагылу, төзәлмәс чиргә, дәвага бирелми торган авыруга дучар булу. Җирдән тиенү дисеңме, зәхмәт кагылу дисеңме – барысы да шулар кәсафәте. К.Нәҗми; 2) Нәрсә белән дә булса артык мавыгу, берәр нәрсәгә мөкиббән китү. Зәхмәт сугу к. зәхмәт кагылу. Зәхмәт тию к. зәхмәт кагылу. Киселгән чәч-сакал, черемичә, озак саклана, шуңа күрә ул аяк астына эләксә, тапталып ятса, хуҗасының башына зәхмәт тия. М.Госманов. Сиңа, минем уемча, калкавыч зәхмәте тигән булыр. Ш.Камал. Зәхмәт угы Усаллык, явызлык, зәһәр. Әгәр дә мин әйткәнлекне белсәләр, минем күземне дә ачырмаслар, бөтен зәхмәт укларын миңа кадый башларлар. Г.Камал. Зәхмәт чигү Интегү, газаплану, җәфалану, зур мәшәкатькә, хәсрәткә дучар булу. Без дә, безнең иптәшләремез дә шул юлда әллә никадәр зәхмәт чиктеләр. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә