ЗӘҮКЪ и. гар. 1) к. зәвык. Әдәбиятның эчке ягы бик тирән. --- аларның бөтен артыклыкларын ачып кую, бөтен йитешмәгән җирләрен күрсәтеп бирү өчен дә шулкадәр нечкә сизеш, шулкадәр үткен хис вә шулкадәр тугры зәүкъ кирәктер. Җ.Вәлиди. Укытучы бит үзенең зәүкы турында гына уйламый, аның классы бар, классында – ничәмә-ничә бала. Г.Әпсәләмов 2) Исем янында килеп, «стиль, мода, манера, рәвеш» кебек мәгънәләрне белдерә. Башкалар бар да авыл зәүкында киенгәннәр. М.Фәйзи. Ярым татар, ярым Европа зәүкында тегелгән күлмәктән Һаҗәр керә. Ф.Сәйфи-Казанлы |