ЗӘРРӘ и. гар. 1) Атом төшчәсе. Моның өчен бик киң карашлы, хакыйкатькә карата түбәнчелекле булу сорала: без белгән дөнья белмәгәнебезнең бер зәррәсе генә бит. Р.Сафин 2) Бөртек, тузан, иң кечкенә кисәкчек. Зәррә хәтле зарарланмыйча калды сау. Г.Тукай. Хәтта, татар халкының мөстәкыйльлек өчен күп гасырлык көрәшендә минем дә бер зәррә өлешем бар, дип әйтү дә күп булыр. Җ.Дәрзаман ◊ Зәррә кадәр (дә) Бөртек тә, тузан кадәр дә (юк). --- гомердә бер кешегә зәррә кадәр хәер күрсәтмәгәнеңне бердән чыгарсаң да гаҗәп түгел. Г.Тукай. Шулай да сиңа зәррә кадәр дә үпкә сакламыйм. Ф.Хөсни. Юк, ышанмадым, карчык, аның [Минтукның] күз яшенә, зәррә кадәр дә ышанмадым. К.Миңлебаев |