ЗӘРКӘН и. фар. 1) Ювелир әйберләр, алтын-көмеш әйберләр. Зәркән кибетләре эшләп торганда, ломбардлар бизәнү әйберләрен залогка җыеп акча таратканда, --- чынны ялганнан аерып, алдакчыларны фәкать алар гына фаш итә ала. Х.Бәдретдинов. Саный китсәң, бизәнү әйберләре, чокып-уеп язылган зәркән сәнгате әсәрләре күп инде алар. Баш хәситәсе, каеш аеллары, --- чулпылар... С.Сәүбәнова. --- Идел, Кама һәм аларга коючы елгаларда күпләп балык, шул исәптән кыйммәтле мәрсин балыклары тоту, һөнәрчелекнең төзелеш-архитектура, зәркән сәнгате, корал эшләү --- – боларның һәммәсенең Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан килгән төпле нигезе, тотрыклы традициясе бар. Мирас

2) к. зәркәнче. Зәр кадерен зәркән белер. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә