ЗӘП- II кис. «З» авазына башланган «зәңгәр» сыйфатына ялганып һәм басымны үзенә алып, шул төснең артыклык дәрәҗәсен ясый торган индивидуаль алкисәкчә. Күзләрең синең күк кебек: Ап-ачык һәм зәп-зәңгәр. Ә.Ерикәй. Аптырап өскә карадым – күк зәп-зәңгәр, боз яварга һич ошамаган. Д.Булатова |