ЗӘҢГӘРСУЛАНУ ф. Зәңгәрсу төскә керү, зәңгәрсу төс алу. Юл зәңгәрсуланган, әлегә калын кар юрганына бөркәнгән түбәләрдән сузынкы тамчы бозлары күренгәли. А.Расих. Төшеп баручы кар бөртекләрен аралап, әллә кайлардан адаша-адаша килгән кояш нурларыннан ак дөнья зәңгәрсуланып җем-җем итә. Р.Зарипов Зәңгәрсулана бару Торган саен ныграк зәңгәрсулану. Шуннан да ары гүя диңгез башланып китәдер кебек, яшел кырлар, зәңгәрсулана барып, офыкка кушылалар. Г.Бәширов Зәңгәрсулана башлау Зәңгәрсулык сизелү Зәңгәрсулана төшү Тагын да зәңгәрсулану Зәңгәрсуланып бетү Тәмам, бик нык зәңгәрсулану Зәңгәрсуланып китү Бераз зәңгәрсулану Зәңгәрсуланып тору Әле, хәзер зәңгәрсу булу, зәңгәрсуланып күренү. Хаҗи алдында яткан кәгазь өстендә прокурорның, мәетнекенә охшап, тырнагы зәңгәрсуланып торган имән бармагын күрде. М.Хәсәнов. Шоп-шома иттереп кырылган сакал-мыек урыннары бераз зәңгәрсуланып тора. Ф.Яруллин |