ЗӘҢГӘРСУ с. 1) Аксыл зәңгәр, сыек зәңгәр. Кулъязма такта тышлы китап рәвешендә XIX гасырның 20 нче елларында зәңгәрсу һәм саргылт ак кәгазьләргә языла башлаган. М.Әхмәтҗанов. Нәфисә --- зәңгәрсу кыска бишмәтенең эчке кесәсеннән коңгырт тышлы кечерәк кенә куен дәфтәрен чыгарды. Г.Бәширов 2) Зәңгәргә тартым, зәңгәр төсмерле. Йокысыз күзләре кызарып яшьләнгән, күз төпләреннән зәңгәрсу капчыклар асылынып төшкән. Р.Вәлиев. Хәдичә апа, батыраеп, зәңгәрсу тамырлары бүртеп чыккан шул зур, кызыл кулны сыйпады. М.Маликова 3) Төп төскә зәңгәргә тартым төс кушылуны, шундый төсмере булуны белдерә (мәс., зәңгәрсу ак, зәңгәрсу кара, зәңгәрсу кызыл һ.б.) |