ЗӘҢГӘРЛЕ-ЯШЕЛЛЕ с. 1) Зәңгәр, яшел төсләр катыш, ике төс катнашкан, кушылган. – Башым әйләнә, Идрис, --- күңелем болгана, – ди Лида зәгыйфь тавыш белән, – күз алларында – зәңгәрле-яшелле очкыннар… Ә.Айдар. Биредә эре, матур зәңгәрле-яшелле геотруп коңгызларны, ат чебене һәм башка бөҗәкләрне очратырга мөмкин. Ә.Халидов

2) күч. Ямьсез; куркыныч, колакка ятышсыз. Әле Шәңгәрәй, борынын салып, судтан кайтып килгәндә, минем янга килеп туктады да зәңгәрле-яшелле тавыш белән зарланды. Г.Толымбай. – Туктагыз! – Миләүшә зәңгәрле-яшелле тавыш белән чырылдап җибәрде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә