ЗӘҢГӘРЛЕК и. 1) Зәңгәр төс. Күзләрендәге элекке җете зәңгәрлек сыекланып калды. Н.Хәсәнов. Күк, көндезге зәңгәрлеген җуеп, карасу төскә кергән. Х.Сарьян. Коңгырт кара күзләрнең пәрдәсе артына яшеренеп, сизелер-сизелмәс кенә булып, бертөрле саф зәңгәрлек саркып тора кебек. М.Хәсәнов 2) Зәңгәр фон, әйләнә-тирә, ерак горизонт. --- агач очлары арасыннан кичке алсу уклар белән бизәлгән күкнең сыек зәңгәрлеге күренеп китә. Г.Галиев. Бу зәңгәрлек шулкадәр көчле иде ки, ул яңадан ап-ак халатларга төренеп өлгергән наратларга да, нәфис тюль бөркәнгән зифа каеннарга да, ап-ак мамык юрган ябынган аланнарга, күлләргә, сазлыкларга да йокты. Г.Әпсәләмов |