ЗӘҢГӘРЛЕ с. 1) Зәңгәр төсе булган, зәңгәргә буялган, зәңгәр төс кергән. Көндезен авыл өстендә чуар юрган төсле зәңгәрле, сарылы әләм эленеп торса, төнлә аны Махноның баш сөяге төшерелгән шомлы кара әләме алмаштыра. Г.Бәширов 2) Ике яки берничә төс арасына зәңгәр төс кушылуны, зәңгәр төс катышкан булуны белдерә (мәс., зәңгәрле-сарылы, зәңгәрле-кызыллы һ.б.) 3) күч. к. зәңгәрле-яшелле (2 мәгъ.). – Әйтәм! – диде ул [Нургали], зәңгәрле тавыш белән яман кычкырып. Ә.Еники |