ЗӘҢГӘРЛӘ’Ү ф. Зәңгәргә буяу, зәңгәр төскә кертү, зәңгәр төс бирү. Мәңгәрләрнең йорты зәңгәр, Ничек зәңгәрләгәннәр? Җыр

Зәңгәрләп алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә зәңгәр төскә кертү. Апасы ялга кайткач, капкаларны зәңгәрләп алдылар, өйләрен сарыга буядылар

Зәңгәрләп чыгу Нәрсәне дә булса башыннан ахырына кадәр яки барысын да бер-бер артлы зәңгәр төскә кертү. Укучылар мәктәп коймаларын зәңгәрләп чыгып, үз эшләренә сокланып тордылар

Зәңгәрли төшү Бераз зәңгәрләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә